24 ноябрь көнне район мәдәният йортында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүенә 1100 еллыгы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан “Без – мираслы халык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чара Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган Азан әйтүчеләр конкурсында балалар арасында I - урынны яулаган Данияр Нигъматҗановның Азан әйтүе белән башланып китте. Кичәдә районыбызның мөхтәрәм затлары – хөрмәтле әниләребез, илебез иминлеген сакларга мобилизацияләнгән ир-егетләребезнең әниләре, тормыш иптәшләре катнашты. Зур чараның Әниләр көненә туры китереп уздырылуы бер дә очраклы түгел, чөнки иң беренче чиратта гаиләнең ныклыгын, андагы милли, рухи, әхлакый мөһитне саклаучы, аны үзенең балаларына, иң тәүге төшендерүче ул – Ана! Районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы барлык әниләрне бәйрәм белән котлап үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Якташ җырчыларыбыз - Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов, Республикабызда узган күп кенә конкурслар лауреаты Инсаф Бәдретдинов башкарган моңлы җырлар, үзешчәннәребезнең һәрбер чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Фойеда мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан 2022 ел вакыйгаларын чагылдырган күргәзмәләр тәкъдим ителде. Ел дәвамында үзебезнең иман, әдәп-әхлак кануннарына нигезләнеп яшәүче, бай мираслы халык икәнлегебезгә тагын бер тапкыр инандык һәм әлеге чарада эшләгән барлык эшләребезгә йомгак ясалды.