24 ноябрьдә Үзәк авыл китапханәсендә Әниләр көненә багышланган «Ана бәхете» дигән тематик кичә узды. Бу бәйрәм тормышыбыздагы иң мөһим кешегә - әнигә булган мәхәббәтебезне һәм тирән рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән сәбәп. Чөнки Әни — иң бөек исем, дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Күңелле көйләр астында балалар әниләр белән бергә «Хуҗабикә» конкурсында катнаштылар, шаян викторина сорауларына җавап бирделәр. Кич буе әниләр турында иң игелекле, назлы сүзләр яңгырады. Балаларның әни турында укыган дулкынландыргыч шигырьләре бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.