ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар бер үк вакытта танып - белү коралы да, милли мәдәниятның мөһим өлеше дә. Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне бөек Россия лексикографы, «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы Владимир Иванович Дальның  туган көнендә билгеләп үтелә. 19 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова "Сүзлекләрнең тылсымлы дөньясы" темасына багышланган әңгәмә үткәрде. Чара барышында китапханәче  сүзлекләрнең төрләре, алардан  дөрес файдалану һәм китапларның әһәмияте, аларны саклап тотуның мөһимлеге турында сөйләде. Кызыксынучылар өчен белемнәрне тикшерүгә мавыктыргыч тест үткәрелде.

Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бу уңайдан нинди саклык чаралары күрелә, тәртип сакчылары алдында нинди бурычлар куела? Шуларны аңлату максатыннан 19 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “ Терроризмга каршы бергәләп ”дип  исемләнгән  аңлату сәгате уздырдылар. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар.  Мәдәният хезмәткәрләре  аларга кыскача терроризм  турында, нәрсәләр эшләргә ярый, нәрсәләр ярамый, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлатма бирделәр.  Укучылар  үзләре дә сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.

Иске Җөри модель китапханәсендә «Терроризм чикләр белми» дигән темага мәгълүмат сәгате узды. Китапханәчеләр укучыларны Россиядә һәм дөньяда булган теракт вакыйгалары һәм терроризмга каршы көрәш чараларын тасвирлаучы басмалар белән таныштырдылар.  Шулай ук катлаулы һәм куркыныч хәлдә дөрес карарлар кабул итәргә, бәладән качарга, үз тормышларын саклап калырга ярдәм итүче тәртип кагыйдәләрен аңлаттылар.

Шармыш авылы  китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Мин үз хокукларымны беләм һәм бурычларымны үтим" дигән юридик сәгать үткәрде. Бу чара Бөтендөнья балалар хокуклары көненә багышланган. Җәмгыятьтә кешеләр үз хокукларын белергә һәм билгеле булган бурычларын үтәргә тиеш. Томышта төрле ситуацияләрдә дөрес карар кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Презентация ярдәмендә балалар Бала хокуклары Декларациясе белән таныштылар. “Буратино», «Дюймовочка», «Колобок» әкиятләре мисалында балалар “Геройларның нинди хокуклары бозыла?”, “Мондый очракларда нәрсә эшләргә кирәк?” кебек сорауларга җавап бирделәр.

Бу оригиналь бәйрәм 1973нче елда барлыкка килде. Сәламләү - этикетның беренче кагыйдәсе. Мең еллар дәвамында төрле халыкларда ул төрле формалар алган. 18 ноябрьдә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмаска булдылар. Укучылар өчен "Сәламләшү – иң яхшы гадәт" исемле бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, китапханәченең сәламләү сүзләре турында сөйләгәнен ишеттеләр. Аннан соң уеннар уйнадылар: «Минем арттан кабатла», «Әдәпле сүзләр сүзлеге», «Хайваннарны сәламләү», «Җөмләне тәмамла», «Бу бик яхшы яки начар», «Хәерле көн». Чара ахырында балалар бер-берсенә тагын бер мәртәбә иң изге, сәламәтлек, тынычлык, шатлык һәм бәхет теләделәр.

21 ноябрь көнне, «Иң мөһиме турында сөйләшәбез» дип аталган ботенроссия проекты кысаларында, мәктәпнен 5 нче сыйныфында «Әниләр коне» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Бу чарада укучылар әниләренен уз тормышларында нинди мөһим урын тотуы, киләчэккә хыяллары турында сөйләштеләр. Класс сәгате интерактив уен белэн тәмамланды

Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбендә "Сәламәтлек-зур байлык" дигән темага әңгәмә оештырылды. Анда  Иске Җөри авылы  фельдшеры Дәүләтшина Р.М. катнашты.Ул укучыларга авырмас өчен нинди кагыйдәләрне белергә hәм үтәргә кирәклеген аңлатты.Укучыларның сорауларына җавап бирде.

Тернәкләндерү чаралары кысаларында Теләче районында «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмэт узегенең социаль хезмәткәрләре тарафыннан социаль хезмәттән файдаланучы өлкәннәр өчен «Бармаклар өчен гимнастика» технологиясе буенча шөгыльләнүләр оештырылды.

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре - тизлекнең конкрет шартларга туры килмәве, маневрлар ясау, каршы як полосага чыгу, йөргән чакта чират саклауны үтәмәү, исерек хәлдә руль артына утыру һ.б.

Байлар Сабасында  2012 нче елда туган һәм аннан яшьрәк, 2010-2011 нче елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 4 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Бу ярышта өстәмә белем бирү педагоглары Галимҗанов Рәмис Рафис улы, Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Галимов Данил Илгиз улы һәм Җаббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә мәктәпкәчә яшьтәге 18 бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International