Тернәкләндерү чаралары кысаларында Теләче районында «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмэт узегенең социаль хезмәткәрләре тарафыннан социаль хезмәттән файдаланучы өлкәннәр өчен «Бармаклар өчен гимнастика» технологиясе буенча шөгыльләнүләр оештырылды.
Технологиянең максаты: өлкәннәргә вак моториканы үстерергә һәм когнитив функцияләрне яхшыртырга булышу. Шөгыльләнүләр барышында өлкәннәр пластилиннан, камырдан әвәләп ясау, рәсем ясау белән мавыктылар һәм ыргак, энәләр белән бәйләделәр.
Әлеге методика ярдәмендә кулларның һәм буыннарның хәрәкәтчәнлеге арта; игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләү яхшыра. Вак моторика үсеше һәр кеше тормышында, аеруча олы яшьтә, зур әһәмияткә ия. Болар барысы да үз чиратында кешене җәмгыятьтә тизрәк җайлашырга һәм узен уңайлы хис итәргә мөмкинлек тудыра.