Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре - тизлекнең конкрет шартларга туры килмәве, маневрлар ясау, каршы як полосага чыгу, йөргән чакта чират саклауны үтәмәү, исерек хәлдә руль артына утыру һ.б. Әлеге көн уңаеннан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Фәния Гайнетдинова, Ләйсән Хөсәенова юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән берлектә Теләче үзәк урамында акция үткәрделәр. Акция – ул юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны тагын бер кат искә алу, юл һәлакәтләре проблемасына игътибар итү мөмкинлеге дә. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары балаларга «Куркынычсызлык азбукасы» дигән темага буклет тараттылар, юлларның машиналар йөри торган өлешендә үзеңне имин тотуның, яктылык кайтаручы элементлар булуның мөһимлеген искә төшерделәр.