Бөтендөнья сәламләшү көне.

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бу оригиналь бәйрәм 1973нче елда барлыкка килде. Сәламләү - этикетның беренче кагыйдәсе. Мең еллар дәвамында төрле халыкларда ул төрле формалар алган. 18 ноябрьдә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмаска булдылар. Укучылар өчен "Сәламләшү – иң яхшы гадәт" исемле бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, китапханәченең сәламләү сүзләре турында сөйләгәнен ишеттеләр. Аннан соң уеннар уйнадылар: «Минем арттан кабатла», «Әдәпле сүзләр сүзлеге», «Хайваннарны сәламләү», «Җөмләне тәмамла», «Бу бик яхшы яки начар», «Хәерле көн». Чара ахырында балалар бер-берсенә тагын бер мәртәбә иң изге, сәламәтлек, тынычлык, шатлык һәм бәхет теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International