Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә.

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бу уңайдан нинди саклык чаралары күрелә, тәртип сакчылары алдында нинди бурычлар куела? Шуларны аңлату максатыннан 19 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “ Терроризмга каршы бергәләп ”дип  исемләнгән  аңлату сәгате уздырдылар. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар.  Мәдәният хезмәткәрләре  аларга кыскача терроризм  турында, нәрсәләр эшләргә ярый, нәрсәләр ярамый, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлатма бирделәр.  Укучылар  үзләре дә сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International