Профориентацион очрашу

2022 елның 25 ноябре, җомга

Югары уку йортлары белән хезмәттәшлек кысаларында Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашты.

Чара   барышында укучылар Академиягә керү шартлары, кабул итү кагыйдәләре, бюджет урыннары, шулай ук югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мәсьәләләре белән таныштылар. Очрашу ахырында укучыларга югары уку йорты турында тулы мәгълүмат тупланган буклетлар тараттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International