Мәгълүмат сәгате үткәрде.

2022 елның 25 ноябре, җомга

Транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан укучыларга юл-транспорт ситуациясендә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатлау һәм өйрәнү  максатыннан, Шармыш авыл  китапханәчесе кече һәм урта мәктәп укучыларына «Всё о правилах дорожного движения» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар юлда йөрү, җәяүлеләр кагыйдәләре хакында ишеттеләр,  «О безопасности движения на всей планете» дигән викторина сорауларына актив җавап бирделәр, "Сак бул!" тематик күргәзмә белән таныштылар. Чара ахырында катнашучыларның барысына да юл кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International