Балалар иҗат үзәгендә «Белем бирүнең яңа сыйфаты: запрослар, бәяләү, ирешү юллары» дип исемләнгән педсовет, шулай ук районның Гражданнар оборонасы вәкиле Гарипов И.Г. белән очрашу булып узды. Бу очрашу файдалы һәм кирәкле иде. Педсоветта «Проектны грант конкурсына әзерләү үзенчәлекләре» ( Баева З.Р.), «Идеядән грант ярдәменә юл» (методист Гәрәева Р. Р.), «Балаларга өстәмә белем бирүдә укучыларның казанышларын бәяләү» (методист Ибраһимова Э. З.), «Мәктәптә тәрбияләүдә балалар оешмаларының роле» (методист Закирова Р. Р.)темаларына чыгышлар ясалды һәм гомуми мәсьәләләр каралды.