Язучы, шагыйрә, журналист Кояш Тимбикованың тууына 85 ел тула.

2022 елның 25 ноябре, җомга

Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Бәхетне мизгелдән җыябыз” исемле темага китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Кояш Тимбикова балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә матур әсәрләр иҗат иткән. Ул унлап китап авторы. Аның “Дулкын баласы”, “Уртак яр”, “Табылдык хатлар сере” укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Кояш Тимбикованың әсәрләре балалар йөрәгендә туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияли, әйләнә-тирәбезне саклауның никадәр әһәмиятле булуын искәртә, нәниләр күңеленә шәфкать орлыклары сала. Авторның әсәрләре рус, башкорт, үзбәк, белорус һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International