Толерантлык мәсьәләсе хәзер бөтен дөньяның игътибар үзәгендә. Толерантлык төшенчәсе балалар белән генә түгел, өлкәннәр тарафыннан да төрлечә кабул ителә. 16 ноябрь көнне, Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Китап аша татулыкка һәм тынычлыкка” дигән аралашу сәгате үткәрде. Виктор Гюго: «Дөньяда китаптан башка төн һәм кешеләрнең акылы да ярлы», - дип язган. Чыннан да, гасырлар дәвамында китапка аерым мөнәсәбәт булган. Басма сүзгә ышанганнар, китап томнарын саклаганнар һәм мирас буенча тапшырганнар. Шуннан бирле күп үзгәрешләр булган, әмма китаплар һәрвакыт мәңгелек кешелек кыйммәтләре рәтендә кала. Китап - һәр милләтнең, һәр аерым кешенең алыштыргысыз рухи байлыгы чыганагы. Чарада төрле милләт һәм мәдәниятләр әдәбияты турында сөйләнде, дуслык, тынычлык темасын яктырткан мәкаль, хикмәтле сүзләр, шигырьләр, төрле халыкларның риваятьләрен укылды, чөнки китапның кайсы телдә язылуы мөһим түгел, ул һәрвакыт кулына алган кешеләргә үзендә яктылык һәм шатлык китерә.