Илдә барган вакыйгалардан Югары Кибәхуҗа авылы халкы да битараф калмады. “Хәрбигә ярдәм янәшә ” акциясе кысаларында Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре «Ядкәрь» берләшмәсе хатын –кызлары белән берлектә хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән оекбашлар бәйләү оештырдылар. Әзер оекбашлар алып килүчеләр дә күп булды, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт. Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Хәрби операциягә алынучы солдатларыбызның аяклары туңмавын, илләр тынычланып, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.