ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Бүгенге көн балалары татарчага тәрҗемә ителгән мультикларны гына түгел, беренче татар мультфильмнарын да карау, туган телендә сөйләшүче мультик геройлары тәэсирендә үсү бәхетенә ия. Татар кино сәнгате белән бергә татар мультфильм сәнгатенең дә акрынлап булса да үсүе сөендерә.

 8-11 нче сыйныф укучылары "Киләчәк коды" проекты кысаларында икееллык курсларда заманча программалаштыру телләрен бушлай өйрәнә алачак. Бу курсларга Олы Мишә урта мәктәбенең 9 - 10 нчы сыйныф укучылары да язылды. Әлеге проект укучыларга программалаштыру өлкәсендә БДИга әзерләнү, олимпиадаларда катнашу өчен кирәк булган  белем һәм күнекмәләрне тагын да тирәнтен өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Ноябрь аеннан декабрь аена кадәр, ягъни тотрыклы салкыннар башланганчыга кадәр, көзге бозның калынлыгы нык түгел. Калын булып күренсәдә, ул көндезге кояш нурлары астында ул көпшәкләнә һәм ныклыгын югалта. Шәдке балалар бакчасында тәрбияче Касимова Г.С. балалар белән “Сулыкларга якын барма” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Балаларга көзге һәм кышкы айлардагы кагыйдәләрне төгәл үтәргә, сулыклар янына бармаска, юка бозга ышанмаска кирәклеген искәртеп үттеләр. 

Арча шәһәренең «Арча» спорт мәктәбе спортзалында 2005-2006 нчы елда туган егетләр арасында АЧҖ «Ватан Агрофирмасы»  призына көрәш буенча Арча муниципаль районы беренчелеге узды.  Бу ярышта 7 команда катнашты. Тренер Шәмсетдинов Райнур     җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре чыгыш ясап кайтты.

Икенче төрле әйткәндә бу  икенчел эшкәртү көне буларак билгеле.  Хакимиятләрнең, җәмәгатьчелекнең һәм сәнәгать структураларының игътибарын әйләнә-тирә мохитне пычрату белән көрәшкә җәлеп итүгә һәм ресурсларның чикләнгәнлеге проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән бәйрәм билгеләп үтү 1997 елдан башланып китә.

Ел саен ботен ил күләмендә “Юл-транспорт хәрәкәте” корбаннары искә алына. Шул уңайдан буген   Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары ЮИД отряды  белән берлектә   чара уткәрде. Бу чарада укучылар  узләренең “Юл йөрү кагыйдәләре” буенча  белемнәрен күрсәттеләр .

Китапхәнә хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алды. Балалар матур итеп бизәлгән киштәләргә куелган китапларга бик сокланып карадылар. Төрле юнәлештәге өлкәләрдә үстерүче уеннар уйнадылар. Аеруча «Интерактив  идән» һәм «Сөйләшүче глобус» ошады. Экскурсия балаларга зур тәэсир һәм якты хисләр калдырды.

 

Бу юлы да райондашларыбыз ил алдындагы бурычын үтәргә китәчәк. Шул уңайдан, елдагыча, район үзәк китапханәсендә патриотик чара узды. Очрашуга ил сагын саклаган ветераннар, мәктәптән “Юнармия” хәрәкәтенең акиивистлары да чакырулы иде. Егетләр туган ягыбызга исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар!

Шармыш авыл китапханәсендә «Книжки новые пришли и читателя нашли!» дип исемләнгән яңа китаплардан күргәзмә эшләнде. Ул укучыларны кызыклы маҗаралы яңа дөньяга сәяхәт кылырга чакыра. Әкиятләр, кыска хикәяләр, детектив әсәрләр, фантазия, маҗаралы китаплар, фәнни-мәгариф әдәбияты, энциклопедияләр дисеңме, барысы да бар бу күргәзмәдә! Әлеге яңа әдәбият белән һәркем китапханәнең уку залында якыннанрак таныша яки өйгә яздырып укый ала.

Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп. Төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтүче бу уен тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Шахмат уйнау образлы һәм абстракт күзаллауны үстерә, укуда да ярдәм итә. Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәчесе үзенең китап укучылары белән шахмат-шашка уеннарын еш оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International