ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Сауш авыл китапханәсендә  авылның күренекле шәхесе Тәлгат Сираҗетдиновның тууына 95 ел тулу уңаеннан авыл яшьләре белән портрет кичә үткәрелде. ”Авылыбыз горурлыгы” дип исемләнгән кичәдә катнашучылар Т. Сираҗетдиновның тормыш юлы, фәнни ачышлары, мактаулы исемнәре белән тирәнтен таныштырылды. Шулай ук  “Ул чын мәгънәсендәге  галим” темасы белән презентация күрсәтелде.

Теләче үзәк китапханәсе мөхтәсибәт белән берлектә танылган блогер, иҗади, милли күлмәкләр hәм баш киемнәре авторы Альбина Фазлыева белән Тормыш яме – әнкәй-хатын-кыз” дип исемләнгән очрашу-кичә оештырды.

Спектакльне сәхнәгә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре куйды. Сюжет буенча, картлар йортында яшәүче әбиләр  электрик булып эшкә килгән Абдуллага кияүгә китәргә телиләр. Алар үзләренең яшьлек елларын, ирләрен искә алалар. Абдулла авыр тормыш юлын үткән әбиләрнең барысын да үз өенә алып кайтып китәргә хәл итә. Тамашачылар артистларны алкышларга күмеп бер сулышта узган спектакльне югары бәяләде.

Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле галим Т.Сираҗетдинов – туган төбәгебез горурлыгы” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Тәлгать Касыйм улы гади авыл мәктәбен тәмамлаган таланты һәм тырышлыгы белән идарә итү механикасы һәм процесслары өлкәсендә танылган галим, илнең техник вузларында беренче идарә һәм эшмәкәрлек факультетын оештыручы һәм деканы була, бөтен гомерен студент яшьләрен тәрбияләүгә багышлый, үз тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра.

Иске  Жөри  авыл китапханәчеләре Үзәк балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнуче балалар өчен  кызыклы экскурсия үткәрделәр.  Балалар матур итеп бизәлгән киштәләргә куелган китапларга бик сокланып карадылар. Төрле юнәлештәге өлкәләрдә үстерүче уеннар уйнадылар. Аеруча «Интерактив идән» һәм «Сөйләшүче глобус» ошады. Экскурсия балаларга зур тәэсир һәм якты хисләр калдырды.

Әлеге ярышларда балалар сәламәтләндерү - белем бирү (профиль) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расип улы Гатиятов командасы катнашты. Зәйниев Риназ шәхси зачетта 2 урын алды.

Баландыш төп мәктәбендә V Халыкара «Җәлил укулары» үтте. Бу конкурс укучыларда сүз сәнгатенә, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан  ел саен үткәрелә. Укучылар Муса Җәлил шигырьләрен татар һәм рус телләрендә  сәнгатьле итеп сөйләделәр.  

 Син ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәсен белмисең.”Балалар ышаныч телефоны”-психологик  хезмәт, анда балалар һәм ата-аналар үз промлемаларын хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Шуны истә тотып Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 11 ноябрь көнне укчыларга аңлату  эшләре алып бардылар һәм  күрсәтмә-мәгълүмат кәгазьләре тараттылар.

“Песнәкләр көне”  исемле экологик бәйрәм буларак искә алына. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. Бу көнне кешеләр кышлаучы кошларны каршы алганнар, аларга җимлекләр ясаганнар, искеләрен чистартып җимнәр салганнар. Кешеләрдә бу кошлар уңыш китерә дигән ышыану да булган. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә әлеге чара уңаеннан без балалар белән рәсемнәр ясадык, җимлекләргә җимнәр салдык. Балаларга әлеге шөгыль бик ошады.

Теләче балалар китапханәсендә 5 нче сыйныф укучылары өчен «Туган көнең белән, китап!» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Электрон презентация ярдәмендә балалар юбиляр - китаплар иленә сәяхәт кылдылар, яраткан әдәби геройлары белән очрашканда әдәбиятның гаҗәеп матур дөньясына, әкияти дөньяга, сәяхәтләр һәм маҗаралар дөньясына илтүче кызыклы, фантастик һәм сихри хисләр кичерделәр. Китап укучыларга һәр китапның үз характеры, үз язмышы, үз юлы бар икәне, ә аның гомер озынлыгы укучыларына бәйле булуы искәртеп үтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International