Халыкара толерантлык көне уңаеннан, Шармыш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Другой – не значит чужой» дигән аралашу сәгате үткәрде. Мондый очрашулар бер-береңә, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә, сәнгатенә һәм диненә хөрмәт хисе, кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияли. Чара барышында балалар бәйрәм тарихын белделәр, "толерантлык" төшенчәсе белән таныштылар. С. Маршакның «Всемирный хоровод» шигырен тыңлап, толерант кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ачыкланды. Чарага «Едино государство, когда един народ» күргәзмәсе эшләнде.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Булатова Ю.А. Саба, Теләче, Кукмара районнары, Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре гражданнарын 25 ноябрендә видеоконференцэлемтә режимында шәхси кабул итәчәк.
Бу көннәрдә республикабыз, шул исәптән районыбыз яшьләре ГТО нормативлары тапшыру белән мәшгуль. Аның тәүгесе 10 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында узды. Бу көнне көзге чакырылышта армия хезмәтенә китәчәк егетләр сынау узды. ГТО нормативлары тапшыру чарасының чираттагысы 22 ноябрь көнне мәктәп укучылары өчен үткәреләчәк. Нәрсә соң ул ГТО комплексы? Бу сорау белән без ГТО нормативларын тапшыру өчен җаваплы белгеч “Олимп” яшьләр үзәге белгече Динара Закировага мөрәҗәгать иттек.
“Китапка икенче тормыш бүләк ит” республика хәйрия акциясенең муниципаль этабына нәтиҗә ясалды. Олы Мишә урта мәктәбенең “Әбде төп мәктәбе” филиалы “Иң күп китап бүләк итүче мәктәп” номинациясендә призер булды. Мәктәп китапханәсенә бүләк ителгән китаплар һәркемгә дә кызыклы һәм файдалы булыр.
10-13 ноябрь көннәрендә Алексеевск районында 2010-2011 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Закиев Әзһәм Хәмзә улы җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә, Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.
Дәресне Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Никонов Тимур Викторович үткәрде. “IT системада ничек эшмәкәр булырга” темасына үткән дәрестә килгән кунак эшмәкәрлек темасын тәфсилләп аңлатты.
Олы Мишә урта мәктәбендә , атнаның һәр җомга көнендә, сыйныф сәгатьләре уза. 11 нче ноябрь көнне башлангыч сыйныфларда " Һәр һөнәр дә бик яхшы!" темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан видеоролик күрсәтелде, фикерләр алышынды. Карточкалар ярдәмендә балалар үзләренә ошаган һөнәрләр турында мәгълүмат алдылар.
10 ноябрь көнне Алан авылы китапханәсендә балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Юл хәрәкәте тарихына экскурсия» дип исемләнгән дәрес-презентация үтте. Чара барышында балалар зур игътибар белән «Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре» видеоролигын карадылар, «Юл хәрәкәте белгечләре»дип исемләнгән кызыклы викторина сорауларына актив җавап биреп, үзләренең белемнәрен һәм игътибарлы булуларын күрсәттеләр. Чара ахырында «Рөхсәт ителә-тыела» конкурсы үткәрелде, анда балалар китапханәче тәкъдим иткән юл билгеләрен танып-белделәр һәм табышмакларны чиштеләр.
Теләче районының "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында озак вакытлы карау системасы кысаларында “Тәрбияләргә өйрәтү мәктәбе” уңышлы гына эшләп килә.
9 ноябрь көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Фәния «Пластилиннан зоопарк» дигән технология буенча дәрес үткәрде. Пластилиннан әвәләү балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Ул баланың уйлау сәләтен үстерә, аның иҗади карашына файдалы йогынты ясый. Дәрес барышында балалар хайваннарны карау төрләрен ачыкладылар һәм зоопаркта яшәүчеләрнең терлек азыгы төрләре турында да белемнәрен ныгыттылар. Шулай ук алар әз таныш булган хайваннарның яшәү урынын да җиңеллек белән билгеләделәр. Дәрес ахырында педагог зоопарк территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.