Дәресне Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Никонов Тимур Викторович үткәрде. “IT системада ничек эшмәкәр булырга” темасына үткән дәрестә килгән кунак эшмәкәрлек темасын тәфсилләп аңлатты. Укучыларга үз мисалында, үз эшеңне ничек ачу, аны ничек алып бару, клиентларны югалтмау серләрен ачты. 8-10 сыйнф укучылары өчен оештырылган “Саннар дәресе”ндә укучылар да актив булды. Тимур Викторивич биргән сорауларга җавап биреп, аның белән бергә төрле тормышчан хәлләрдән чыгу юлларын эзләде.
- “Теләче урта мәктәбенә мин бик шатланып киләм. Биредәге укучыларга дәрес бирү үзе бер рәхәт. Бүгенге дәрескә килгәндә укучылар эшмәкәрлекнең серләренә төшенде, эшмәкәрләрнең кем икәнлеген, үз проектын башлап җибәргәндә нәрсәгә әзер булырга кирәклеген һәм аны тормышка ашырганда нинди адымнар үтәргә кирәклеген белделәр”, - диде республикадан килгән Тимур Викторович.