10-13 ноябрь көннәрендә Алексеевск районында 2010-2011 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Закиев Әзһәм Хәмзә улы җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә, Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.
Республика беренчелегендә барлыгы 11 команда катнашты.
Гомумкоманда урыннары буенча безнең район кызлары 1 урынга лаек булдылар.
2 урын- Чистай
3 урын-Чирмешән
4 урын-Буа
5 урын-Менделеевск
6 урында-Алексеевск районы командалары.
Кызларны уңышлары белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!