«Юл хәрәкәте тарихына экскурсия»

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

10 ноябрь көнне Алан авылы китапханәсендә балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Юл хәрәкәте тарихына экскурсия» дип исемләнгән дәрес-презентация үтте. Чара барышында балалар зур игътибар белән «Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре» видеоролигын карадылар,  «Юл хәрәкәте белгечләре»дип исемләнгән  кызыклы викторина сорауларына актив җавап биреп, үзләренең белемнәрен һәм игътибарлы булуларын күрсәттеләр. Чара ахырында «Рөхсәт ителә-тыела» конкурсы үткәрелде, анда балалар китапханәче тәкъдим иткән юл билгеләрен  танып-белделәр  һәм табышмакларны чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International