«Тәрбияләргә өйрәтү мәктәбе»нең Теләче районындагы эшчәнлеге

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Теләче районының "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында озак вакытлы карау системасы кысаларында “Тәрбияләргә өйрәтү мәктәбе” уңышлы гына эшләп килә. «Тәрбияләргә өйрәтү мәктәбе»нең максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны өй шартларында сыйфатлы итеп карау-тәрбияләүне булдыру тора. Үз-үзләрен карый алмаучы кешеләрне тәрбияләүче затларга консультация бирүгә һәм тәрбия кылыр өчен күнекмәләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән, план нигезендә расланган, даими дәресләр үткәрелә. Укыту теоретик нигезләрне өйрәнү һәм практик күнекмәләрне үзләштерү буенча төркем белән һәм индивидуаль рәвештә узучы түләүсез дәресләрне күздә тота. Дәресләрне шәфкать туташы төп юнәлешләр буенча үткәрә: көнкүрешне оештыру, шәхси гигиена, туклану, озак ятып тору аркасында бозылган урыннарны профилактикалау, тернәкләндерүнең техник чараларын куллану, организмның мөһим функцияләре параметрларын контрольдә тоту. Шушы көннәрдә социаль хезмәткәрләр өчен "Гигиена процедуралары һәм хәрәкәте чикләнгән гражданнарны көндәлек карау" темасы буенча төркемле дәрес оештырылды. Төп гигиена чаралары турында җентекләп сөйләнелде һәм тәрбия кылуны җиңеләйтүче техник реабилитация чаралары күрсәтелде. Нәтиҗәдә, тыңлаучылар социаль хезмәттән файдаланучыларның көндәлек тормышларында кулланырга мөмкин булган, аларның тормыш сыйфатларын күтәрергә ярдәм итүче бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International