Урта Мишә авыл клубында драматург Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми” исемле комедиясе күрсәтелде.

2022 елның 25 ноябре, җомга

Спектакльне сәхнәгә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре куйды. Сюжет буенча, картлар йортында яшәүче әбиләр  электрик булып эшкә килгән Абдуллага кияүгә китәргә телиләр. Алар үзләренең яшьлек елларын, ирләрен искә алалар. Абдулла авыр тормыш юлын үткән әбиләрнең барысын да үз өенә алып кайтып китәргә хәл итә. Тамашачылар артистларны алкышларга күмеп бер сулышта узган спектакльне югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International