2022 ел - Россиядә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шушы акция кысаларында, Казаклар авылы китапханәсе "Халыклар дуслыгы" дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Анда китап укучылар Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар. Шулай ук төрле халыкларның милли ризыклары турында сөйләнде һәм милли киемнәр күрсәтелде.
Шул уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Бөек Октябрь революциясе – XX гасырның иң зур вакыйгасы " дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар белән шул чор вакыйгаларына күзәтү ясалды, пролетариатның бөек юлбашчысы В.И.Ленин башкарган эшләр белән таныштырылды. Яшьләр бу тарихи чорга үзләренең карашларын белдерделәр.
«1917 ел революциясе» дип исемләнгән китап күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим итеп, китапханәче узган гасыр башындагы вакыйгалар турында сөйләде: ни өчен эшчеләр һәм крестьяннар революция вакыйгаларында актив катнашканнар, балалар ничек катнашкан һәм кем ул Владимир Ильич Ленин? Узган гасыр башындагы әдәбиятны карау һәм кыскача тарихи экскурсиядән соң катнашучыларга “Ленинның бала чагы һәм мәктәп еллары” темасына презентация күрсәтелде.
9 ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучылары рус теле фәненнән сынап карау имтиханы тапшырдылар.
8 нче ноябрь көнне Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында, Үзәк авылы мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә фольклор кичәсе ,,Кич утыру" уздырылды. Борынгы заманнарда татар авылларында “Кич утыру”лар бик популяр булган. Шуларны искә алып, Үзәк авылыннан хатын-кызлар җыелышып җеп эрләү, оекбашлар бәйләү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Алар “Йөзек салу" татар халык уенын уйнадылар, татар халык җырларын җырладылар, биеделәр. Шулай ук кич утыручылар бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларын җылы сүзләр белән искә алдылар, аларның гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 13.05.2022 ел, № 873/22 боерыгы нигезендә, өстәмә белем бирү педагогы Баева З.Р. җитәкчелегендә эшләп килүче Теләче муниципаль районының Балалар иҗаты үзәге «Сюрприз» бию берләшмәсенә Татарстан Республикасының «Образцовый детский коллектив» исеме бирелде. “Сюрприз” бию коллективы күп конкурсларда катнашып югары урыннар яулаган, район данын һәрдаим яклап килүче бердәнбер коллективыбыз. Без, Балалар иҗат коллективы, аларның эшләрендә зур уңышлар, тагын да югары үрләр яулауларын теләп калабыз.
2022 ел-Россиядә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шушы акция кысаларында, Казаклар авылы китапханәсе "Халыклар дуслыгы" дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Анда китап укучылар Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар. Шулай ук төрле халыкларның традицион ризыклары турында сөйләнде һәм традицион киемнәр күрсәтелде.
Тарихи вакыйгаларны, тормыш-көнкүреш вакыйгаларын җыр, шигырь формасында сөйләп биргән халык авыз иҗаты әсәре бәет дип атала. Бәетләр, башлыча, әһәмиятле тарихи яки гадәттән тыш фаҗигале хәлләр уңае белән барлыкка килеп, үзәккә фаҗигале вакыйгаларны алалар. Бәет чыгаручы, шундый әсәр иҗат итеп, авыр хәсрәтен тарата, бәләгә юлыгучының истәлеген мәңгеләштереп калдырырга омтыла.Тыңлаучы, укучы күңеленә кызгану хисләре сала, гыйбрәт алырга өйрәтә. Шуны истә тотып 8 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре бәетләр уку кичәсе үткәрделәр. Бу кичә “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән үткәрелде.
8 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбенең спортзалында район укучылар командалары арасында “КЭС- БАСКЕТ” ярышлары булып үтте. Аның максаты – районда баскетбол уенын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Безнең мәктәпнең егетләр командасы да әлеге чарада уңышлы чыгыш ясады.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен күренекле прозаик Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның 170 еллыгы уңаеннан «Мир добрых сказок Мамина – Сибиряка» квест уены үткәрелде. Балалар язучының әкиятләре буенча сәяхәткә чыктылар һәм иң игътибарлы укучыны таптылар. Уен мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды. Язучының әкият геройларына гашыйк булмаска мөмкин түгел, алар яхшы холыклы, эш сөючән, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел. Бу чарага «Добрые книги доброго человека» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде, анда "Аленушкины сказки", "Зимовье на студеной", "Приемыш" һ.б. күренекле китаплар урын алды. Балалар кайбер әсәрләрнең язу тарихы белән таныштылар, аннары "Соры муен" әкиятен тыңладылар, викторина сорауларына җавап таптылар.