Татар халык авыз иҗатында бәетләр аеырым урын алып тора

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Тарихи вакыйгаларны, тормыш-көнкүреш вакыйгаларын җыр, шигырь формасында сөйләп биргән халык авыз иҗаты әсәре бәет дип атала. Бәетләр, башлыча, әһәмиятле тарихи яки гадәттән тыш фаҗигале хәлләр уңае белән барлыкка килеп, үзәккә фаҗигале вакыйгаларны алалар. Бәет чыгаручы, шундый әсәр иҗат итеп, авыр хәсрәтен тарата, бәләгә юлыгучының истәлеген мәңгеләштереп калдырырга омтыла.Тыңлаучы, укучы күңеленә кызгану хисләре сала, гыйбрәт алырга өйрәтә. Шуны истә тотып 8 ноябрь  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре бәетләр уку кичәсе үткәрделәр. Бу кичә “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International