8 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Үлемсез әдәби полк” проекты кысаларында Татарстан Язучылар берлегеннән килгән язучылар катнашында очрашу булып узды.
МБМБУ- Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы проекты II Бөтенроссия тарихи-мәдәни мохитне, Россия Федерациясе халыклары телләрен саклау конкурсында җиңүче исеменә лаек булды. Балалар бакчасы коллективын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
Балачак – кеше гомеренең иң матур, иң күңелле чоры. Шушы күңелле чорны балалар бакчасы тагын да тулыландыра, балага киләчәк тормышында үз урынын табарга этәргеч бирә. Без Шәдке балалар бакчасының тәрбиячеләре, балалар белән рәсем ясауга зур игьтибар бирәбез. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен чагылдыра.
Шәтке авылы мәдәният йорты сәхнәсендә соңгы елларда эшләнгән уңышлы иҗат җимешләрен санап китсәң, шактый зур урын алыр иде. Артистларга кытлык булмаганлыктан, театр коллективы гел яхшы формада һәм үсештә. Һичшиксез, ул киләчәктә дә авылдашларын үзенең иҗаты белән сөендереп торачак. Эш көннәрендә – эштән соң, ял көннәрендә – гаиләләреннән аерылып репетицияләргә килгән, шәхси вакытларын сарыф иткән артистлар – күңелләренә иҗат чаткысы балачактан салынган кешеләр. Һәр яңа спектакль – өр-яңа тормыш кебек, һәм шушы ике-өч сәгать гомерне тамашачы күңелендә калырлык итеп яшәргә кирәк. Рольләрне өйрәнү, аны тормышчан итеп уйнау – бик зур хезмәт, әлбәттә.
1 ноябрь көнне Айдар авылы китапханәсе көзге каникулларда балаларны могҗизалы китап дөньясына чакырды. Китапка сакчыл мөнәсәбәт, уку белән кызыксыну тәрбияләү максатында төрле сыйныф укучылары катнашында «Яңа китап дөньясына сәяхәт» дигән мәгълүмат көне үткәрелде. Укучылар төрле язучылар белән таныштылар, аларның шигырьләрен,әкиятләрен кычкырып укыдылар, үзләренә ошаган китапларны өйгә укырга алдылар, ә китапханәгә язылмаучылар аның укучылары булдылар.Чара азагында китапханәче: «Тәкъдим ителгән яңа китаплар күңелләрегездә китапка карата кызыксыну, сакчыл караш, яхшы укучы булуыгыз белән горурлану хисләре уятсын иде, китапның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез!»-дигән теләкләрен җиткерде.
Әгәр кешеләр якын киләчәктә табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәнмәсә, алар үзләрен һәлак итәчәк. Моны булдырмау өчен юбалаларда экологик культура һәм җаваплылык тәрбияләргә кирәк. Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы акциясе кысаларында, 3 ноябрьдә Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларга “Без планетабыз өчен җаваплы” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Алар чишмә тирәсен җыештырып, чүп-чардан арындырды һәм экологик проблемалар турында әңгәмәдә катнашты.
Игелеклелек акциясе кысаларында “2 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Милли киемдә - халык мирасы” дип исемләнгән әдәби сәяхәт уздырдылар. Милли костюм - ул гади кием генә түгел, ул халыкның мәдәнияте һәм тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм тормыш образлары. Балалар милли костюмнар белән таныштылар. Китапханәче һәр халыкның гаҗәеп костюмнары, һәр костюмның үзенчәлекләре, һәр детальнең никадәр озак һәм җентекләп бизәлүен сөйләде, әлеге теманы яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде. Балалар төрле халыкларның әйтемнәрен, табышмакларын, мәкальләрен искә төшереп, әдәби биремнәрне үтәде.
Коррупциягә каршы көрәш акциясе кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре коррупциягә каршы эшчәнлекнең хокукый, этик һәм әхлакый аспектларына багышланган «Коррупция как глобальная проблема современности» дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырдылар. Алар китап күргәзмәсе янында әңгәмәләр үткәрделәр, анда коррупция проблемасына багышланган китаплар, брошюралар тәкъдим ителде. Аннан соң балалар үз сүзләре белән коррупция нәрсә ул дигән сорауга җавап бирделәр. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре укучыларны бу төшенчәнең төгәл билгеләмәсе белән таныштырдылар.
Бу елны акция чаралары Халыклар бердәмлеге көненә үткәрелде һәм «Безнең традицияләр» темасына багышланды. Район китапханәләре мәдәният йортлары белән берлектә оффлайн һәм онлайн форматта тематик чаралар үткәрде. Мәсәлән, Казаклар авылы китапханәсендә сарык йоныннан җеп әзерләү буенча мастер-класс, Югары Кибәхуҗа һәм Баландыш авылларында «Туган ягым халыкларының гореф-гадәтләре», «Без бердәм булганда җиңелмәбез» дигән викториналар, Күкчә авылы китапханәсендә «Әбиемнең серле сандыгы» дип исемләнгән күргәзмә, Урта Мишә авыл китапханәсендә «Без бердәм» исеме астында мәдәни-тарихи сәяхәт, Теләче үзәк һәм Иске Җөри авылы китапханәләрендә «Люди дела» дип аталган документаль фильм карау кебек чаралар үтте.
Бүгенге көндә әйләнә-тирә мохитне саклау аеруча кискен проблема булып тора. Киләчәк буыннарга планетаны саклап калу өчен һәр кешегә кечкенәдән табигатьне сакларга өйрәнергә кирәк. 2022 елның 7 ноябрендә Олы Мишә урта мәктәбе тотылган кәгазь җыю акциясенә кушылды. Акциянең максаты – табигый ресурсларны саклау, сулыкларның пычрануын кимету.