Тотылган кәгазь җыю акциясе

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә әйләнә-тирә мохитне саклау аеруча кискен проблема булып тора. Киләчәк буыннарга планетаны саклап калу өчен һәр кешегә кечкенәдән табигатьне сакларга өйрәнергә кирәк. 2022 елның 7 ноябрендә Олы Мишә урта мәктәбе тотылган кәгазь җыю акциясенә кушылды. Акциянең максаты – табигый ресурсларны саклау, сулыкларның пычрануын кимету.

Укучылар һәм әти-әниләр акциядә бик теләп катнаштылар: иске газета-журналлар, китаплар, картон тартмалар алып килделәр. Бергәләп 600 кг тотылган кәгазь җыйдык һәм 6 агачны саклап калдык. Барлык ата-аналарга һәм укучыларга зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International