Кешелек тарихы табигать тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән.

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Әгәр кешеләр якын киләчәктә табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәнмәсә, алар үзләрен һәлак итәчәк. Моны булдырмау  өчен юбалаларда экологик культура һәм җаваплылык тәрбияләргә кирәк. Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы акциясе кысаларында, 3 ноябрьдә Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларга “Без планетабыз өчен җаваплы” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Алар  чишмә тирәсен җыештырып, чүп-чардан арындырды һәм экологик проблемалар турында әңгәмәдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International