Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган – булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылды.
Акциянең максаты - авылны төзекләндерү, яшелләндерү, төбәкнең табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү. Акциянең һәр көнендә узучы чараларның үз тематикасы бар. Күкчә авылы китапханәсенең актив укучылары, алар - «Тылсымлы сүзләр» клубы берләшмәсенә йөрүчеләр, экологик чарада катнашып, чишмә территориясен бергәләп чүптән арындырып, тәртипкә китерде.
Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Әлеге датага карата Теләче авыл китапханәләрендә танып белү сәгатьләре, күргәзмәләр, әңгәмәләр, төрле кичәләр уздырылды. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары катнашты. Бердәмлек көне ул – патриотизм һәм гражданлык хисләре рус халкына берләшергә һәм илне басып алучылардан якларга ярдәм иткән тарихый вакыйгаларга тирән хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән яңартылган бәйрәм. Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның илебез бәйсезлеге хакына эшләгән батырлыклары, бәйрәмнең традицияләре, аның Россия дәүләте өчен әһәмияте белән таныштырды. Укучыларга халкыбыз бердәмлегенең нигезе һәм милли бердәмлек башында кем торуы турында аңлатып үтелде. Балалар үзләре белән «Укучының мәдәни көндәлекләрен» дә алып килгәннәр иде, аларга тамгалар куелды. Ахырда халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы турында мультфильм күрсәтелде.
3 ноябрьдә Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көненә багышланган "Безнең көч бердәмлектә"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Катнашучыларга чара барышында дәүләт символларын белү буенча уен һәм викторина уздырылды. Китапханәче "Илебезнең көче– халыклар бердәмлегендә" һәм "Конституция – төп закон" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, анда бәйрәм тарихы, Ватан геройлары батырлыклары, Татарстан Конституциясе турында китаплар тәкъдим ителде.
Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, 30 дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә. Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Сара Садыйкованың тууына 116 ел тулу уңаеннан “Калфаклы сандугач” исемле тематик сәгать үткәрделәр. Сара ханымның биографиясе, иҗаты турында сөйләделәр, аның турындагы истәлекләр белән таныштырдылар.
Ачылыш Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы ассоцияциясе рәисе Гөбәйдуллин Әгъзам Самат улы, язучы, Татарстан радиосы нәфис тапшырулар редакторы һәм алып баручы Гайнетдинова Дания Заһретдин кызы, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе фәнни методик бүлеге мөдире Нәҗметдинова Люция Мәсхут кызы катнашында узды.
3 ноябрьдә Теләче муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, министры килеп китте. Эльмира Зарипованың эш визиты 9 айлык эш йомгаклары буенча «Демография» федераль проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә багышланды. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Альбина Хәйруллина һәм башка җитәкчеләр катнаштылар.
3нче ноябрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләре Ярмиева З.М., Гайнуллина М.В. белән берлектә “Халыклар бердәмлеге көне” исемле бәйрәм үткәрделәр. Балалар төрле халык милли киемнәренә киенеп, татар һәм рус телләрендә халыклар дуслыгына багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Балалар янына кунакка рус һәм керәшен кызлары килде, алар милли киемнәрен, биюеләрен биеп күрсәттеләр, милли ризыклары белән дә сыйладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Олы Мишә урта мәктәбе укучылары ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашуда катнаштылар. Күпкырлы чара барышында Гүзәл Назыйфовна укучылар алдында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Юлда йөргәндә һәркемдә дә уткайтаргыч элементлар булырга тиешлеге турында искәртеп китте. Җәяүле йөрүче һәм машина йөртүче буларак юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп киттеләр. Шулай итеп, бүгенге көн бик нәтиҗәле һәм файдалы үтте, балалар вакытны бергәләп күңелле итеп үткәрделәр, инспектордан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Ә инде соңыннан инспектор балаларга яктылык кайтыргыч элементлар тапшырды.