Милләтебезнең данлыклы кызы, танылган композитор Сара Садыйкованың тууына 116 ел.

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, 30 дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә. Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Сара Садыйкованың тууына 116 ел тулу уңаеннан “Калфаклы сандугач” исемле тематик сәгать үткәрделәр. Сара ханымның биографиясе, иҗаты турында сөйләделәр, аның турындагы истәлекләр белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International