Ел саен үткәрелә торган Гомумроссия «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» акциясе 24 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр үткәрелә.

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Акциянең максаты - авылны төзекләндерү, яшелләндерү, төбәкнең табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү. Акциянең һәр көнендә узучы чараларның үз тематикасы бар. Күкчә авылы китапханәсенең актив укучылары, алар - «Тылсымлы сүзләр» клубы берләшмәсенә йөрүчеләр, экологик чарада катнашып,  чишмә территориясен бергәләп чүптән арындырып, тәртипкә китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International