Теләче 2нче балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

3нче ноябрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләре Ярмиева З.М., Гайнуллина М.В. белән берлектә “Халыклар бердәмлеге көне” исемле бәйрәм үткәрделәр. Балалар төрле халык милли киемнәренә киенеп, татар һәм рус телләрендә халыклар дуслыгына багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Балалар янына кунакка  рус һәм керәшен кызлары килде, алар милли киемнәрен, биюеләрен биеп күрсәттеләр, милли ризыклары белән дә сыйладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International