4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне, татулык һәм дуслык бәйрәме. Бәйрәм уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә лагерьга йөрүче укучылар белән рәсемнәр конкурсы, әңгәмә үткәрелде; китап күргәзмәсе оештырылды.
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү күпмилләтле халкыбызның тагын да ныграк берләшүенә этәргеч бирә.
Олы Мишә урта мәктәбендә технология укытучылары өчен «Укучыларны тормыш һәм һөнәри юнәлешкә әзерләү чарасы буларак технология дәресләрендә проект эшчәнлеге» темасына район семинары узды.
7 сыйныфта ачык дәресне "Йортны картиналар, декоратив-гамәли сәнгать предметлары, пәрдәләр, келәмнәр, җиһазлар, обойлар белән бизәү" темасы буенча Сәхәбиева Люция Заһит кызы үткәрде. Хезмәттәшләре өчен "Технология дәресләрендә Movavi видеоредакторын куллану" темасы буенча мастер-класс күрсәтте. Технология фәне буенча олимпиада уздыру тәртибе турында да фикер алыштылар.
Татар халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрләрнең исемнәрен хәтердә калдыру максатыннан 1 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышлап “Әбиемнең серле сандыгы” дип исемләнгән әдәби-фольклор кичә үткәрделәр.
Бу мавыктыргыч эшчәнлек процессында кешенең күз күреме сизелерлек киңәя, ул бик күп кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы мәгълүмат ала. 31 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Библиофреш» — яңа китапларга библиографик күзәтү үтте. Күзәтү китапханәгә килгән яңа китаплар белән танышырга ярдәм итте. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар китапханәгә килүчеләрне сөендерде. Катнашучыларның һәрберсе үзенә ошаган китапны сайлый алды.
Самуил Яковлевич Маршак һәм аның иҗаты турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү максатыннан, Шармыш авылы китапханәчесе шагыйрь, драматург һәм тәрҗемәченең 135 еллыгы уңаеннан «В гости к Самуилу Яковлевичу Маршаку» дигән уен-сәяхәт уздырды. Чара барышында язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышу булды. Аннары балалар С.Я. Маршак әкиятләре аша сәяхәткә чыктылар. Алар табышмаклар, язучының әсәрләренә буенчатөзелгән кроссвордлар чиштеләр. Аннары алар «Багаж», «Сказка о глупом мышонке» китапларын укыдылар, авторның яраткан шигырьләрен искә төшерделәр, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.
Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр белән "Террорчылык - җәмгыятькә куркыныч" дигән темага әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында алар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрлелеген, максатларын белделәр. Терроризм корбаннар китерә, ләкин ул беренче чиратта дәүләткә каршы. Соңгы елларда дөньяда кылынган террористик актлары санап үтелде. Мәдәният йорты җитәкчесе һәм китапханәче катнашучыларны теракт вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштырдылар. Аларны булдырмау чаралары турында сөйләделәр.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары катнашты. Бердәмлек көне ул – патриотизм һәм гражданлык хисләре рус халкына берләшергә һәм илне басып алучылардан якларга ярдәм иткән тарихый вакыйгаларга тирән хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән яңартылган бәйрәм. Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның илебез бәйсезлеге хакына эшләгән батырлыклары, бәйрәмнең традицияләре, аның Россия дәүләте өчен әһәмияте белән таныштырды. Укучыларга халкыбыз бердәмлегенең нигезе һәм милли бердәмлек башында кем торуы турында аңлатып үтелде. Балалар үзләре белән «Укучының мәдәни көндәлекләрен» дә алып килгәннәр иде, аларга тамгалар куелды. Ахырда халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы турында мультфильм күрсәтелде.
2022 елның 1-2 ноябрь көннәрендә Кукмара шәһәр тибындагы поселогында өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның командасы 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты. Команданың составы: Абдуллин Самир, Хәбибрахманов Азат, Ибраһимов Илназ, Муликов Данияр, Бәйрәмов Таһир, Мөхәммәтшин Ралиф, Мараков Ислам, Сөнгатуллин Әмир, Әхмәтвәлиев Адель, Фатыйхов Руслан.
Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 4 нче урынны алды.
Киләчәк турында уйларга, хыялланырга гына түгел, ә киләчәкне үз кулларыбыз белән төзергә була. Агачлар утыртып, без җирдә үз эзебезне калдырабыз. Күп еллар узачак, кечкенә үсентеләрдән биек, матур агачлар үсеп чыгачак.
2022 елның 24 октябреннән 6 ноябренә кадәр барган «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» акциясе кысаларында Баландыш авыл китапханәсе авыл халкы белән бергә әлеге искиткеч акциягә кушылды һәм Бөек Ватан сугышы һәйкәле янына, ял паркына агачлар утыртылды.Үзәк авыл китапханәсендә “ Ышаныч телефонына”Әйе! “дип әйт” дигән рәсем конкурсы узды. Конкурс балаларга «Балалар ышаныч телефоны» ашыгыч психологик хезмәтенең эше турында хәбәр итү, телефон аша шәхси психологик проблемаларны чишүдә аларның активлыгын арттыру, шәхси психологик куркынычсызлыкка аңлы караш формалаштыру максатыннан үткәрелде. Чара барышында һәр катнашучы үз рәсемен тәкъдим итте, аның әһәмияте турында сөйләде.