«Әбиемнең серле сандыгы»

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Татар халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрләрнең исемнәрен хәтердә калдыру максатыннан 1 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышлап “Әбиемнең серле сандыгы” дип исемләнгән әдәби-фольклор кичә үткәрделәр. Шат күңелле балаларны Рузилә әби серле сандыгының байлыклары, халкыбызның милли сәнгате, җирле фольклор, борынгы йолалар, истәлекләр белән таныштырды. Кич утырулар, аулак өйләр, орчык бәйрәме, милли киемнәр, чигелгән сөлге, алъяпкыч, кульяулык, ашъяулыклар, түбәтәй, калфак, тамырлары белән ерак үткәннәргә барып тоташкан сандык турында сөйләде.  Бәйрәмгә татар халык җырлары, табышмаклары, мәкальләре, милли мәдәният, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләүче китап күргәзмәсе куелды.  Биредә һәркем үзе өчен кызыклы, кирәкле мәгьлүмат таба алдыЧара ахырында оештыручылар барлык катнашучыларга татлы ризыклар өләштеләр.​​​​​​​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International