Олы Мишә урта мәктәбендә технология укытучылары өчен «Укучыларны тормыш һәм һөнәри юнәлешкә әзерләү чарасы буларак технология дәресләрендә проект эшчәнлеге» темасына район семинары узды.
7 сыйныфта ачык дәресне "Йортны картиналар, декоратив-гамәли сәнгать предметлары, пәрдәләр, келәмнәр, җиһазлар, обойлар белән бизәү" темасы буенча Сәхәбиева Люция Заһит кызы үткәрде. Хезмәттәшләре өчен "Технология дәресләрендә Movavi видеоредакторын куллану" темасы буенча мастер-класс күрсәтте. Технология фәне буенча олимпиада уздыру тәртибе турында да фикер алыштылар.