Утыртылган һәр агач — экологик иминлеккә, димәк - безнең гомуми киләчәгебезгә өлеш кертү ул.

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Киләчәк турында уйларга, хыялланырга гына түгел, ә киләчәкне үз кулларыбыз белән төзергә була. Агачлар утыртып, без җирдә үз эзебезне калдырабыз. Күп еллар узачак, кечкенә үсентеләрдән биек, матур агачлар үсеп чыгачак.

2022 елның 24 октябреннән 6 ноябренә кадәр барган «Көзге мәрхәмәтлелек  атнасы» акциясе кысаларында Баландыш авыл китапханәсе авыл халкы белән бергә әлеге искиткеч  акциягә  кушылды һәм Бөек Ватан сугышы һәйкәле янына, ял  паркына  агачлар утыртылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International