Халыклар бердәмлеге көненә багышланган әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары катнашты. Бердәмлек көне ул – патриотизм һәм гражданлык хисләре рус халкына берләшергә һәм илне басып алучылардан якларга ярдәм иткән тарихый вакыйгаларга тирән хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән яңартылган бәйрәм. Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның илебез бәйсезлеге хакына эшләгән батырлыклары, бәйрәмнең традицияләре, аның Россия дәүләте өчен әһәмияте белән таныштырды. Укучыларга халкыбыз бердәмлегенең нигезе һәм милли бердәмлек башында кем торуы турында аңлатып үтелде. Балалар үзләре белән «Укучының мәдәни көндәлекләрен» дә алып килгәннәр иде, аларга тамгалар куелды. Ахырда халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы турында мультфильм күрсәтелде.