4 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә традицион «Сәнгать төне» акциясе узды.

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу елны акция чаралары Халыклар бердәмлеге көненә үткәрелде һәм «Безнең традицияләр» темасына багышланды. Район китапханәләре  мәдәният йортлары белән берлектә оффлайн һәм онлайн форматта тематик чаралар үткәрде. Мәсәлән, Казаклар авылы китапханәсендә сарык йоныннан җеп әзерләү буенча мастер-класс, Югары Кибәхуҗа һәм Баландыш авылларында  «Туган ягым халыкларының гореф-гадәтләре», «Без бердәм булганда җиңелмәбез»  дигән викториналар, Күкчә авылы китапханәсендә «Әбиемнең серле сандыгы» дип исемләнгән күргәзмә,  Урта Мишә авыл китапханәсендә «Без бердәм» исеме астында мәдәни-тарихи сәяхәт, Теләче үзәк һәм Иске Җөри  авылы китапханәләрендә «Люди дела» дип аталган документаль фильм карау  кебек чаралар үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International