2022 елның 24 октябреннән 7 ноябренә кадәр ел саен үткәрелә торган «Көзге мәрхәмәтлек атнасы» гомумроссия акциясе старт алды.

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Игелеклелек  акциясе кысаларында “2 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Милли киемдә - халык мирасы” дип исемләнгән әдәби сәяхәт уздырдылар. Милли костюм - ул гади кием генә түгел, ул халыкның мәдәнияте һәм тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм тормыш образлары. Балалар милли костюмнар белән таныштылар. Китапханәче һәр халыкның  гаҗәеп костюмнары, һәр костюмның үзенчәлекләре, һәр детальнең никадәр озак һәм җентекләп бизәлүен сөйләде, әлеге теманы яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде.  Балалар  төрле халыкларның әйтемнәрен, табышмакларын, мәкальләрен искә төшереп, әдәби биремнәрне үтәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International