ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Баландыш авылы мәдәният йорты базасында " MediaStart "белем бирү курсы зур уңыш белән узды.

14 яшьтән 35 яшькә кадәрге, медиа-өлкәдә үсәргә теләүчеләр смм, фото һәм видеога төшерү кебек юнәлешләр буенча лекцияләрдә катнаштылар. Казаннан чакырылган спикерлар үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар алдылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылган әлеге проект Теләче муниципаль районы өчен яңалык булды. "MediaStart" район яшьләре өчен яңа сулыш булды һәм эшнең актуаль юнәлешләрен өстәргә мөмкинлек бирде.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 16 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


6
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

Сезне республиканың төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе-Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.


4
ноябрь, 2022 ел
җомга

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Балаларны педиатр, невролог, отоларинголог һәм стоматолог тикшерде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга профилактик тикшерүләр үткәрүнең төп максаты -авыруларны башлангыч чорда белеп алып дәвалау яисә бөтенләй булдырмау.

Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы һәм мәгариф бүлеге методисты Сәхабиева Г.М. составындагы конкурс комиссиясе районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең һәм мәктәп укучыларының 40 эшен карады. Җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Җиңүчеләрнең эшләре конкурсның республика этабына җибәрелде. Барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнде.

23 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова,  Ставрополь крае  М. Ю.Лермонтов исемендәге универсаль- фәнни китапханәсе үткәрә торган «Лермонтов диктанты» бөтенроссия  акциясендә катнашып, катнашучы сертификатына ия булды.

Ак таяк - ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көннең исеме дә шуның белән бәйле.  Шул уңайдан 23 октябрьдә Айдар авыл китапханәсендә “Күрә белсә күңел күзләре...” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күрү буенча инвалид булган танылган кешеләр: язучылар, шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты белән таныша алдылар.

Тәмәке тартучыларның күпчелеге тирә-юньдәгеләрнең, хәтта үзләренә бик якын кешеләрнең сәламәтлеген санга сукмый, өйдә, җәмәгать урыннарында, эштә, транспортта тәмәке тарталар. Тәмәке тарту - күп авыруларның сәбәбе. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә акция уздырдылар. Акциянең максаты - буклетлар тарату белән тәмәке бәйлелеге таралуны киметүгә ярдәм итү һәм тәмәкенең сәламәтлеккә зарарлы йогынтысы турында җәмгыятькә хәбәр итү булды.

23 октябрь көне Байлар Сабасында 2005-2006, 2007-2008, 2009 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Татарстан Республикасының атказанган тезучесе Набиуллин Фәргат Ахлуллович  истәлегенә көрәш  буенча ачык турнир булып узды. Бу ярышта ”Теләче” спорт мәктәбе командасы да актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International