Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы һәм мәгариф бүлеге методисты Сәхабиева Г.М. составындагы конкурс комиссиясе районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең һәм мәктәп укучыларының 40 эшен карады. Җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Җиңүчеләрнең эшләре конкурсның республика этабына җибәрелде. Барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнде.