Тәмәке тартучыларның күпчелеге тирә-юньдәгеләрнең, хәтта үзләренә бик якын кешеләрнең сәламәтлеген санга сукмый, өйдә, җәмәгать урыннарында, эштә, транспортта тәмәке тарталар. Тәмәке тарту - күп авыруларның сәбәбе. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә акция уздырдылар. Акциянең максаты - буклетлар тарату белән тәмәке бәйлелеге таралуны киметүгә ярдәм итү һәм тәмәкенең сәламәтлеккә зарарлы йогынтысы турында җәмгыятькә хәбәр итү булды.