ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

25 октябрь көнне Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбендә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте буенча бердәм республика ачык дәресе үтте. Балалар иҗтимагый оешмасы – ул максатлар һәм мәнфәгатьләр нигезендә уртак эшчәнлек өчен оештырылган балалар һәм өлкәннәрнең ирекле үзешчән һәм үзидарә берләшмәсе. Гадәттә, мәктәп, район, шәһәр, республика, регионара балалар оешмалары төзелә.

Балалар китап белән файдалану кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары китапханәчеләр белән бергә балалар әдәбияты фондын яңадан карап чыктылар һәм ярдәмгә мохтаҗ булган «авыру китаплар»ны ачыкладылар, чөнки вакыт узу белән китапларда битләр бер-бер артлы таркала һәм югала башлый. Балалар күп кенә китапларның ертылган битләрен, тышлыкларын тәртипкә китерделәр һәм үз тәҗрибәләре белән китап төзүгә күпме хезмәт куелуын һәм аның белән ничек мөгамәлә итәргә кирәклеген белделәр.

Шуны истә тотып, һәр елны Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән кошларга җимлекләр әзерли.

22 октябрь көнне дә алар  җимлекләр ясап, мәдәният йорты янындагы   агачларга элеп куйдылар. Балалар һәр көнне җимлекләргә көнбагыш, кабак орлыклары, ипи валчыклары сала.

   20 октябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Болгар - данлы тарихыбыз ядкаре" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Укучыларга  Идел буе Болгар дәүләте тарихы Россия тарихының һәм илебездә яшәүче халыкларның аерылгысыз өлеше булып торуы турында сөйләнде. Болгарлар тормышы, мәдәнияте, көнкүреше белән таныштырылды. Чараның максаты: балаларда тарихи үткәннәргә кызыксыну уяту, үзебезнең милләтебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү.

22 октябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында социаль челтәрләрдә эшләү буенча «MediaStart» белем алу курслары узды. Бу мастер-класста Баландыш авыл китапханәчесе Назипова Миләүшә Хабибрахман кызы да катнашты һәм сертификатка ия булды.

 Чара барышында  яңа китаплардан күргәзмә ясап куелды, аларга  күзәтү  ясалды, һәрберсе хакында кыскача мәгълүмат бирелде. Китап укучылар үзләренә ошаган китапларны өйгә укырга алдылар.

Күргәзмә укучыларга китап ярдәмендә яңа дөньяга сәяхәт итергә, мавыктыргыч маҗаралар белән танышырга мөмкинлек бирә.

Китаплар рәсемле тышлыклар астында яшерелгән һәм аларга тәмле конфетлар ябыштырылган.  Бу китапның нинди булуын, балалар тышлыкны ачып карап кына белә алачак.

Ә без, үз чиратыбызда, укучыларга китапларны кызыксынып укырга һәм яхшы кәеф телибез. Шулай ук укучылар «сюрприз»дан алган тәэсирләре белән уртаклашыр дип көтәбез.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, «классик шигърият» дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бу бәйгегә үзенең китап укучылары белән берлектә Урта Мишә авылы китапханәсе дә кушылды.

22-23 октябрьдә Казан шәһәре бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре 2022» яшүсмерләр турнирының 3 этабы узды . Безнең районнан Өстәмә белем бирү педагоглары Алмаз Фоат Улы Җаббаров, Рәмис Рәфис улы Галимҗанов, Шамил Альберт улы Шәяхмәтов һәм Данил Илгиз улы Галимов тәрбияләгән балалар  катнашты .

    Россия Федерациясе  оборона министрлыгы  Россия Халык  мәгарифе  белән  берлектә, 2022елның  17 октябрендә “Солдатка  хат” дигән  Бөтенроссия акциясен  игълан  итте.

   Акция кысаларында Олы  Мишә урта  мәктәбенең барлык  укучылары да  махсус  хәрби   операциядә  катнашучыларга  хат  яздылар. Укучылар  солдатларыбызга рәхмәт  сүзләрен, изге теләкләрен  җиткерделәр. Хатларда  барлык  солдатларның  да  туган  җирләренә  исән-имин  кайтуларын, җирдә  күптән  көтелгән  тынычлык  урнашуын теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International