ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Семинар кысаларында мәктәпнең биология укытучысы Тимербаев А.И.  10 сыйныфта “Мейоз. Хромосомный набор.” темасына ачык дәрес, химия укытучылары Тимербаева М.Р. һәм Хабибуллина Р.Н. мастер-класслар күрсәттеләр. Ахырдан укытучылар алда торган эшләр һәм проблемалар турында фикер алыштылар, проблемаларны чишү юлларын уртага салып киңәшләштеләр.

28 октябрьдә Балалар иҗат үзәге методистлары Гәрәева Р.Р., Ибраһимова Э. З., Закирова Р. Р. һәм өстәмә белем бирү педагогы Баева З. Р. «Өстәмә белем бирү учреждениеләренең белем бирү һәм тәрбия бурычларын комплекслы хәл итү шарты буларак, социаль әһәмияткә ия булган грант проектларын гамәлгә ашыру» республика семинарында катнаштылар. Арча муниципаль районының «Укучылар сарае» директоры Р. Н.Гыйниятуллин проектларның бюджеты белән таныштырды. Финанслау өчен акчаларны каян табып булуы турында сөйләде. Ә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галәветдинова А. Г. проектны грант конкурсына әзерләү үзенчәлекләрен аңлатты.

27 октябрь көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Хөсәенова Лейсан көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар белән  Теләче китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә хезмәткәрләре  шат күңел белән каршы алып, экскурсия барышында уку залы, китаплар белән таныштырдылар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур кызыксыну белән карап чыктылар. Китаплар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да игътибар белән тыңладылар. Бу экскурсия чын мәгънәсендә китапханәдә булган кунакларда зур тәэсирләр калдырды.

25 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин “Балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм универсаль пособие кертү турында” мәгълүмат белән чыгыш ясады.


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Традиция буенча, октябрь аенда, Теләченең 3нче номерлы  балалар бакчасында Көзге бәйрәмнәр- Сөмбелә үтә. Бүген көзге бәйрәмнәрне башлап җибәрүчеләр  икенче кече төркем балалары һәм зурлар төркем балалары булды. Балалар көзге шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Бәйрәмдә кызыклы һәм көтелмәгән кунаклар да булды: Карачкы – ул балалар белән бергә күңелле уйнады. Ә бәйрәм ахырында барысын да көзге файдалы сый-нигъмәт көтте: баллы алмалар. Чара күңелле, кызыклы, мавыктыргыч булды. Тәрбияләнүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Дәресне Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Никонов Тимур Виктор улы үткәрде. Ул укучыларга ясалма интеллектның музыка ясый алуы, заманча музыка хезмәтләренең ничек эшләве, компьютерның музыканы аңлый алуы турында сөйләде. Бу сорауларга җавапларны укучылар бу дәрестә белделәр. Укыту видеолары каралды. Дәрестән соң укучылар Тимур Викторовичка сораулар бирделәр, аларга җаваплар бирелде.

26 октябрьдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында мәктәп директорлары, мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, укучылар, тәрбияләнүчеләр белән берлектә өйрәтү тренировкасы уздырылды.

23 октябрьдә Саба муниципаль районы «Олимп» үзәгендә ТР атказанган төзүчесе Набиуллин Фәрхәт Ахуллович истәлегенә 2005-2006, 2007-2008, 2009 нчы елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр һәм малайлар арасында татарча көрәш бәйгесе узды. Әлеге көрәш бәйгесендә Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары катнашты ( Тренер- Галимов Д.И.)  Шәхси беренчелектә Хайретдинов Ибраһим 3 нче урында. Котлыйбыз!

Мобилизацияләнгән авылдашларыбызга ярдәм итү уңаеннан 20 октябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе белән берлектә “Күңел җылысын салып” исемле акциядә катнаштылар. Кулдан эшләнгән җылы оекбашлар һәм башмаклар безнең саклаучыларны салкын алдыннан җылытыр.

21 октябрь көнне  урта мәктәп укучылары белән «Кем стать: пекарем или библиотекарем?» темасы буенча киңәшмә-дәрес үтте. Китапханәче балаларны иң кирәкле һөнәрләр исемлеге белән таныштырды, алар турында тулырак сөйләп узды, һәркайсының әһәмиятен аңлатты. Китапханәче китапханәче һөнәренә аеруча игътибар бирде, Татарстанда бу һөнәргә кайда белем алырга булуын искәртте. Очрашу ахырында «Узнай профессию» дип исемләнгән тест үткәрелде, катнашучылар шулай ук «Профессии в литературе» викторина сорауларына җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International