Семинар кысаларында мәктәпнең биология укытучысы Тимербаев А.И. 10 сыйныфта “Мейоз. Хромосомный набор.” темасына ачык дәрес, химия укытучылары Тимербаева М.Р. һәм Хабибуллина Р.Н. мастер-класслар күрсәттеләр. Ахырдан укытучылар алда торган эшләр һәм проблемалар турында фикер алыштылар, проблемаларны чишү юлларын уртага салып киңәшләштеләр.