Матбугат әдәби әсәрләрне халыкка җиткерүдә һәм татар язучыларының иҗатын пропагандалауда зур ярдәм булып тора. Аларның төрлесе төрле аудиториягә тәгаенләнеп, үз укучысын табып, татар матбугатын баетуга зур өлеш кертә. 20 октябрь көнне яшь буынга үз милләтенә, гореф-гадәтләренә, тарихына карата горурлык хисе тәрбияләү һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән якыннан танышу максатыннан “Сезнең өчен, балалар!” дип исемләнгән таныштыру сәгате узды. Газета—журналлар белән даими танышып бару сөйләм культурасын үстерергә, дөньяга дөрес караш тәрбияләргә, аң-белем дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итүен күздә тотып, балалар “Сабантуй”, “Салават күпере” журналлары белән якыннан таныштырылды, кычкырып укулар оештырылды, биремнәр үтәлде. Балаларга чара бик ошады.
2012 елның 22 октябрендә безнең балалар бакчасы үзенең беренче сабыйларына ишекләрен ачты. Бу зарыгып көтелгән вакыйга иде. 10 ел узып та киткән...
Кыска вакыт эчендә балалар бакчасы озын юл үтте һәм үз традицияләренә ия булды. Бакчабыз елдан-ел матурая, матди — техник базасы яхшыра, әмма берсе үзгәрешсез кала-хезмәткәрләрнең тәрбияләнүчеләргә карата мәхәббәте һәм җылы мөнәсәбәте. Безнең балалар бакчасына күп еллар уңышлар һәм иминлек телибез.
Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 20 октябрь көнне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Ислам дине кануннары" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны Шәтке авыл китапханәчесе Кәүсәрия Галимуллина һәм авыл мәдәният йорты җитәкчесе Флера Габдуллина әзерләделәр. Китапханәдә “Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел” дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Китапханәгә килгән апалар исламның килеп чыгышы, тарихы турында сөйләделәр. Мәүлид аена багышлап корьән укыдылар, мөнәҗәтләр әйтте. Шулай ук бәетләр дә укылды.
2022 елның 8 октябрендә - Марина Цветаеваның тууына 130 ел. Күкчә авылы китапханәчесе “Цветаева.com: Мне имя – Марина!” Халыкара online-марафонда катнаштып китапханәче Рәхмәт хаты алды. Марина Цветаеваның иҗаты рус әдәбияты үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Аңа бөек язучыларның, музыкантларның бик күп әсәрләре багышланган, аның тормышы турында күп кенә кинофильмнар төшерелгән, күп урамнар аның исеме белән аталган. Бөек шагыйрь истәлеге Россиянең төрле шәһәрләрендә ачылган күпсанлы музейларда һәм скульптураларда яши.
18-19 нчы гасыр белән чагыштырганда, калфакларның формалары, бизәлеше үзгәреп тора. Бүгенге көннәрдә исә, калфаклар нәфис җепләр, энҗе-мәрҗәннәр белән беррәттән, сәйләннәр белән чигелә.
Шуларны истә тотып, 15 нче октябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә калфак тегү буенча остаханә оештырылды. Чарада катнашучылар башта калфак турында мәгълүмат алдылар, "Энҗе - мәрҗән калфагым" күргәзмәсе белән таныштылар. Балалар калфак тегү серләренә төшенделәр, аны матур итеп бизәргә өйрәнделәр. Әлеге чара барлык укучыларның күңеленә хуш килде.
17 -21 нче октябрь аралыгында Баландыш төп белем бирү мәктәбендә "Психология атналыгы" үткәрелә. Тәрбия минутлары "Психологик иминлеккә адымнар" юнәлешендә бара.
Әңгәмә барышында балалар тыныч тормышта батырлык мисалларын китерделәр, Бөек Ватан сугышы елларында һәм Украинада булган совет сугышчыларының фидакарьлеге турында искә алдылар. Россия Геройлары Дамир Исламов һәм Дамир Галимханов турында фильм карадылар, Башлангыч сыйныф укучылары хәрби операциядә катнашкан солдатларга матур хатлар яздылар.
18 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Юныс Сафиуллинга 75 яшь тулуга карата «Сәнгать ул – җанлы хәтер» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Юныс Сафиуллин –сәнгать дөньясына гомерен багышлаган драматург . Күргәзмәдә драматургның биографиясе һәм иҗаты турында китаплар, мәгълүматлар урнаштырылды. Китап укучылар белән язучының әсәрләре турында әңгәмә үткәрелде.
Яңалыкларны яратмаган кеше бармы? Әлбәттә, юк. Без барыбыз да бик кызыксынучан. Вакытлы матбугатның җәмгыять тормышында роле зур. Газета һәм журналлар укучыларга әйләнә-тирәдәге вакыйгалар турында заманча мәгълүмат бирә. 18 октябрьдә Шармыш авылы китапханәсендә Вакытлы матбугат көне үткәрелде. Китап укучыларга 2022 елда язылган журнал һәм гәҗитләрдән торган «Обо всем на свете в журнале и в газете» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар өчен якты, төсле, кызыклы һәм файдалы басмалар күп сорауларга җавап табарга, һәр укучыга кирәкле мәгълүматны табарга мөмкинлек бирде.
Әлеге бәйрәм яңа гына барлыкка килүенә дә карамастан, инде халык арасында үз урынын табып өлгерде. Чыннан да, бу көн игъбирга лаек, чөнки әтиләр – безнең тормышыбызда иң мөһим кешеләрдән. Алар - безнең терәгебез һәм яшәргә көч бирүчеләребез. 15нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә балалар өчен әтиләргә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар бу эштә бик теләп, үзләренең бар көчләрен һәм йөрәк җылысын биреп катнаштылар.