ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Гаиләнең ныклы те­рәге, ышанычы, таянычы, яклаучысы булган әтиләребез әлеге матур бәйрәмгә лаектыр. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Гаилә терәге сез, Әтиләр!” дип исемләнгән аралашу сәгате уздырды. Гаиләдә әти кешенең роле, дәрәҗәсе, әти тәрбиясе, ата кайгыртуы  турында җанлы әңгәмә корылды, матур әдәбият әсәрләреннән әти ролен яктырткан өзекләр, шигырьләр укылды.

Әтиләр көнен бәйрәм итү кысаларында Шармыш авылы китапханәсендә "Минем әти, яраткан һәм кадерле" рәсем бәйгесе үткәрелде, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Бу конкурс иҗатка чумып, сәләтеңне күрсәтү өчен искиткеч мөмкинлек бирә. Балалар  әтиләренә бүләк итеп берәр рәсем, аның портретын, яки эшләү урынын ясарга тиеш иде.  Конкурста 12 кеше катнашты һәм әтиләр көненә китапханәдә рәсемнәрдән матур күргәзмә барлыкка килде.

18 нче октябрьдә Теләче муниципаль районы администрациясе махсус хәрби операциядә катнашучы Кириллов Олег Анатолий улының командирлары, туганнары, хезмәттәшләре белән берлектә, Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә батыр егетнең исемен  мәңгеләштерүдә катнаштылар. Мемориаль такта ачу хокукы район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улына, һәлак булган егетнең әти-әнисенә һәм тол калган хатынына бирелде. Чара чәчәкләр салу белән тәмамланды.


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Бүген, ягъни 21 октябрь көнне, район мәдәният йортында “Заманча технологияләр һәм цифрлаштыру нигезендә терлекчелек продукцияcе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” дигән темага узган зона семинар-киңәшмәдә әнә шул хакта сөйләштеләр. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мнистры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендә узган семинар-киңәшмәгә Биектау, Питрәч, Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара, Мамадыш һәм Теләче районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, консультантлары, зооветеринария белгечләре һәм эре инвестицион компанияләрнең җитәкчеләре чакырулы иде.

2012 елның 22 октябрендә безнең балалар бакчасы үзенең беренче сабыйларына ишекләрен ачты. Бу зарыгып көтелгән вакыйга иде. 10 ел узып та киткән...

Кыска вакыт эчендә балалар бакчасы озын юл үтте һәм үз традицияләренә ия булды. Бакчабыз елдан-ел матурая, матди — техник базасы яхшыра, әмма берсе үзгәрешсез кала-хезмәткәрләрнең тәрбияләнүчеләргә карата мәхәббәте һәм җылы мөнәсәбәте. Безнең балалар бакчасына күп еллар уңышлар һәм иминлек телибез.

2022 елның 17 октябреннән 21 октябренә кадәр  атна  дәвамында үткәрелгән  чараларда Олы  Мишә урта гомумбелем бирү  мәктәбе  укучылары һәм укытучылар коллективы  да  катнашты.

Район мәгариф булеге методисты Анна Саетова  җитәкчелегендә Теләче балалар бакчаларының бер төркем белгечләре методик максат белән безнең балалар бакчасына килделәр. Белгечләрнең максаты: тәрбиячеләргә психология өлешеннән консультация, рус һәм татар теленнән өстәмә белем бирү, логопед киңәшләрен тапшыру иде. Балаларыбыз югалып калмыйча килгән кунаклар белән ачыктан ачык сөйләшеп, булган белемнәрен җиткерделәр.

Казаклар авылы китапханәчесе Рәхмәтуллина Альбина Олы Кибәхуҗа мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Лермонтов укулары" акциясендә катнашты.

 Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. «Мятежный парус Лермонтова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара ахырында балалар язучының «К гению», «Сосед», «Парус», «Ветка Палестины» шигырьләрен бик яратып укыдылар.

15 октябрьдә Субаш авылы китапханәсе Пенза балалар һәм яшүсмерләр өлкә китапханәсе оештырган «День Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылды. Чараның максаты-укучыларны  бөек шагыйрьнең әдәби һәм сәнгати мирасы белән якыннанрак таныштыру. Әлеге акция кысаларында китапханәдә шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан «Поэтический мир Лермонтова…»  исемле күргәзмә эшләде һәм ана күзәтү ясалды. Мондый чаралар уздыру -  рус әдәбиятына мәхәббәт, бөек кешеләр белән  горурлану хисе тәрбияли.

Бу көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә китапханәче Газизова Р.Ш. «15 октябрь — татар халкын искә алу көне» дигән тарихи сәгать уздырды.

Бу чарада катнашкан мәктәп укучылары татар халкының яратып киелә торган киемнәрен киеп, электрон презентация ярдәмендә Казан ханлыгы тарихы белән таныштылар, аеруча Сөембикә патшабикәсе идарә иткән еллар җентекләп каралды.Презентациядә урта гасыр казанының язмалары һәм хәзерге шәһәрнең фотографияләре күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International