ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Быел әлеге бәйрәм 16 октябрьгә туры килә.Әлеге бәйрәм уңаеннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Минем әти иң әйбәте” дип исемләнгән  рәсем конкурсы үткәрделәр . Балалар рәсемдә әтиләре белән вакытларын ничек күңелле итеп уздыруларын сүрәтләделәр.

15 октябрь 2022 Иске Җөри авыл китапханәсендә әтиләр көненә багышланган «Әти - иң яхшы дус» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Китапханәчеләр балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Чара барышында балалар «Әтиемнең һөнәре» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, әтиләр турында шигырьләр укыдылар. Китапханәчеләр «Әтигә открытка» дигән мастер-класс үткәрде.

16 октябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Пенза өлкәсенең балалар һәм яшьүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган “Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке” дип исемләнгән Х нче регионара акциясендә катнашты. Көн дәвамында китап укучылар атаклы язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның биографиясендәге  кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Чара ахырында укучыларга  буклетлар таратылды. Шулай ук китапханәдә «Мятежный парус Лермонтова» дигән китап күргәзмәсе төзелде.

17нче октябрь көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Батырлык дәресләре» булып узды. Бу дәреснең төп темасы патриотизм, Ватанга тугрылык, үсеп килүче буынның батырлыгын һәм каһарманлыгын тәрбияләү иде

РФ Президентының «Әтиләр көне турында» 04.10.2021 ел, № 573 Указы нигезендә Россиядә яңа бәйрәм – ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк әтиләр көне барлыкка килде. Бәйрәм балаларны тәрбияләүдә ата-ананың әһәмиятен арттыруга юнәлдерелгән.Шушы бәйрәм көне уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә «Язам, ясыйм әтием турында» дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрелде. Китапханәдә шулай ук әтиләргә багышланган әдәби әсәрләрдән күргәзмә оештырылган иде.

15 октябрьдә рус шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 208 ел тула. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көннәре» дип аталган X Төбәкара акциясенә кушылып «Читаем Лермонтова " дип исемләнгән кычкырып уку һәм әңгәмә үткәрде. Китапханәче Г.Махмутова укучыларны бөек классик шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Михаил Юрьевичның «Парус», «Выхожу один я на дорогу», «Смерть поэта», «Молитва», «Бородино», «Осень» һәм башка танылган һәм яраткан шигырьләрен укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.

15 октябрь – Хәтер көне, 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны саклаганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шушы уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе  «Кешелекнең хәтере мәңгелек» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде.  Бу чарада берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары катнаштылар.  Китапханәче аларга 470 ел элек булган вакыйга турында сөйләп үтте.

Шул уңайдан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә хәтер сәгате үткәрелде. 1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Китап укучылар Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә - ханбикәнең идарә иткән еллары белән таныштылар. Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер - китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.

Шул уңайдан 15 октябрь  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ташкын” үзешчән театр коллективы район күләмендә узучы конкурс кысаларында Туфан Миңнуллинның 2 пәрдәлек “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен тәкъдим иттеләр.Үзешчәннәр һәрберсе үзләренең рольләрен бик югары дәрәҗәдә башкардылар. Тамашачылар аларның чыгышларын алкышларга күмделәр.

Аны авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар билгеләп үтә. Бәйрәмнең максаты - авылда хатын-кызның авыр хезмәтенә, хәзерге вакытта булган проблемаларга җәмгыять игътибарын җәлеп итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International