14-15 октябрьдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең сайлап алу туры узды. Теләче муниципаль районы коллективы: Әхмәтгаязова Рада,Сабиров Артур, Галимов Данил, Сәлахиев Илшат, Имамиева Диләфрүз катнашында сайлап алу турында катнаштылар.
13 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе “Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән 10 нчы төбәкара акциягә кушылды һәм «Под парусом Лермонтовской поэзии» дип исемләнгән әдәби укулар уздырды. Михаил Юрьевич Лермонтовның тормышын һәм иҗатын яктырткан «Лермонтовның шигъри дөньясы» күргәзмәсе оештырылып, укучыларга тәкъдим ителде. Укучылар бөек шагыйрь биографиясеннән кызыклы фактлар белделәр, тормышыннан истәлекле мизгелләрне барладылар һәм шигырьләрен кычкырып укыдылар. Чара азагында китапханәче шагыйрьнең иҗаты турында онытмыйча, аның әсәрләрен ешрак укыгыз дигән теләкләрен җиткерде.
15 октябрь - Хәтер көне, Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан 14 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә "Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Укучылар Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә - ханбикәнең идарә иткән еллары белән таныштылар.
Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Гел хәтердә, гел истә" күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.
Узган ел илебез Президенты В.В. Путин үз Указы белән рәсми бәйрәм - Әтиләр көнен раслады. Ул октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2022 елда бу бәйрәм 10 октябрьга туры килде. Безнең Олы Мишә мәктәбендә дә сыйныф сәгатьләрендә укучылар әтиләрнең гаиләдә тоткан роле турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.
Районның барлык мәктәпләре базасында укучылар һәм яшьармиячеләр тарафыннан «Солдатка хат» акциясе узды. Укучыларга Россия армиясе солдатларына хатлар язу бурычы бирелде. Балалар армеецларга Россия гражданнарын саклаганнары, гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен язмача рәхмәт белдерделәр. Хатларда балалар үзләре, планнары һәм хыяллары турында сөйләделәр, мәктәп тормышы турында яздылар. Күп егетләр өчен Солдатка хат язу бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты.
2022 елның 18-19 октябрендә «Батыр» спорт комплексында өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдиновның яшүсмерләр командасы, 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты. Турнирда 6 команда катнашты. Команда составы: Фәрхуллин Әмир, Имамиев Әмир, Нәҗметдинов Адель, Саттаров Булат, Апивалин Равил, Закиров Рәмис , Кучер Кирилл, Гөломов Азиз, Яхин Ислам.
Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 2 нче урынны алды.
Һәр халык сынаулар үтә: шатлык һәм кайгы көннәре була. Без, ата-бабаларыбызның батырлыкларын һәрвакыт истә тотарга бурычлыбыз. 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан Алан авылы китапханәсендә “Чал тарихтан килгән батырлык” дип исемләнгән патриотик күргәзмә әзерләнде. Көн дәвамында китапханәгә килүче китап укучылар белән тематик әңгәмә үткәрелде.
Пыяла буяу - традицион булмаган пыяла техникасы. Мондый техниканы балаларда рәсем ясау күнекмәләрен үстерү өчен кулланалар. Бу техника белән рәсем ясау гади һәм искиткеч кызыклы. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән без пыяла буяу рәсемен ясадык.. Балаларны бу төр картиналар гаҗәпләндерде, алар барысы да кәнагать калды.
2022 нче елның 18 нче октябрендә Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары " Пушкин картасы" рамкасында "Татар музыка мәдәнияте тарихы һәм вокал сәнгатенең кайбер серләре" дип исемләнгән мастер -класста катнаштылар.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында эшләп килүче Балалар иҗат үзәгенең «Юнармеец» түгәрәге членнары белән «Солдатка хат» акциясе узды. Балалар солдатларга Россия гражданнарын саклаганнары, гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен язмача рәхмәт белдерделәр. Хатларда балалар үзләре, планнары һәм хыяллары турында сөйләделәр, мәктәп тормышы турында яздылар. Күп егетләр өчен Солдатка хат язу бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты.