Бу атнада безнең Теләче 2нче Теләче балалар бакчасында “Көзге могҗиза” исемле күргәзмәсе эшли. Һәрбер төркемгә йөрүче балалар балалар бакчасына, әти-әниләре белән берлектә, көзге уңыштан, яфраклардан төрле композицияләр, аппликаяцияләр һәм башка оригиналь эшләнмәләр ясап алып килделәр. Барлык эшләрдә бик матур һәи зәвык белән башкарылган иде.
13 һәм 15 октябрь көнне Казан шәһәрендә 13-14 яшьлек егетләр, 11-12 яшьлек кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. «Теләче» спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренер Заһидуллин Б.Х. җитәкчелегендә бу турнирда катнашып кайттылар.
15 октябрь көнне Арча шәһәрендә 2007-2008 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча ачык Арча районы беренчелеге узды. Ярышларга мәйдан хуҗаларыннан тыш, Саба, Әтнә, Кукмара, Балтач, Лаеш районнарыннан, Яр Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләре көрәшчеләре чакырылган иде.
Әлеге ярышта балаларны сәламәтләндерү - белем бирү (профиль) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Фоат улы Җәббаров җитәкчелегендә 5 бала катнашты.
13-16 октябрь көннәрендә Зәй шәһәрендә 2008-2009 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә, Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.
16 октябрьдә Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» хореография коллективының “Василек» төркеме һәм укучы Баева Дина җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы Чаллы шәһәрендә узган «Изумрудный дождь» халыкара сәнгать фестиваль-конкурсында катнаштылар. Хореография коллективы һәм соло Баева Динә 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар.
15 октябрь көнне "Батыр" спорткомплексында 2005-2007, 2008-2010 нчы елгы кызлар-егетләр арасында кул көрәше буенча район беренчелеге узды. 10 мәктәп арасында Олы Мишә урта мәктәбе командасы 2 урынны яулады.
2022 елның 16 октябрендә Байлар Сабасында РФ санитария хезмәте һәм Р.С. Фатыйхов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча ачык турнир узды. Әлеге ярышларда 5 команда, шул исәптән балаларны сәламәтләндерү - белем бирү (профиль) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расип улы Гатиятов командасы да катнашты.
Теләче муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы зачетында волейбол ярышларында катнашты һәм 5 нче урынны алды.
2022 елнын 15 октябрендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2008-2010, 2005-2007 нче елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.