2022 елның 16 октябрендә Арча шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның егетләр командасы 2008-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Арча муниципаль районы беренчелегендә катнашты.
13 октябрьдә районның барлык мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары ветеринария университеты вәкилләре белән очрашуда булдылар. Семинар "балаларда һәм яшьләрдә үзбилгеләнү һәм һөнәри юнәлеш "исеме астында узды. Очрашуда укучылар бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
Китапханәче балаларга китап, аның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Катнашучылар тематик викторина сорауларына актив җавап бирде, яңа китаплар белән танышты һәм иң яратып укыган әсәрләре турында сөйләде. Чара мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.
15 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсе Пенза өлкә китапханәсе үткәргән «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» Халыкара акциясенә кушылды. Китап укучыларны Михаил Юрьевичның әдәби мирасына тартуны максат итеп куеп китапханәчеләр уртанчы сыйныф укучылары өчен «Нам дороги его творенья» дигән әдәби укулар уздырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан өзекләр укылды, шулай ук язучының күптән өйрәнгән шигырьләрен искә төшереп яттан сөйләп күрсәтүчеләр дә булды.
Ул ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм балалар тәрбияләүдә әтиләрнең ролен арттыруга юнәлтелгән. Теләче үзәк китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә укучыларны "Әти белән укыйбыз" дип исемләнгән фотоакциядә катнашырга чакырган иде. Әлеге акция китапханәгә килгән фотолардан төзелгән видео белән төгәлләнде.
Олы Кибәхуҗа «Шатлык» балалар бакчасында Казаклар авылы китапханәчесе "Әхлак тарбиясе — күңел хәзинәсе"дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Бу чарада балаларга халык иҗаты әсәрләре аша әдәплелек турында сөйләнде, хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт, дуслык, Ватанга чиксез мәхәббәт, гаделлек, чисталык кебек сыйфатлар турында сөйләнде. Шулай ук балаларга хайваннарга мәхәббәт һәм үсемлекләргә сак караш тәрбияләнде.
Әтиләр көне - Россиядә чагыштырмача яңа, күптән түгел генә рәсми статус алган бәйрәм. Бу көнне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр - Россия Президенты 2021 елда тиешле указга кул куйды. Шуңа күрә Россия әтиләре рәсми көнне 2022 елның 16 октябрендә билгеләп үтәчәк. Балаларны тәрбияләүдә ата ролен ныгыту максатыннан, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар узды. Әтиләр атнасы « Мөһим нәрсә турында сөйләшү» дәресе, «Әти белән бер көн» , «Әтигә бүләк» акцияләре, әтиләр өчен видеокотлаулар белән үрелеп барды.
13 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» клубы әгъзалары белән шагыйрь Ленар Шәех иҗаты буенча «Җылытасы килә дөньяны!» дип исемләнгән кычкырып укулар оештырылды. Балалар шагыйрь, журналист Ленар Шәехнең юбилее уңаеннан, аның шигырьләрен һәм әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Шулай ук авторның китапларыннан, аның тормыш юлы һәм иҗатын яктырткан материаллардан торган күргәзмә белән таныштылар.
Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Агач яфраклары, әйтерсең җәй буена кояшта кызынып, көзгә таба алтын төсенә кергәннәр... Көзге урман шулкадәр матур, сүзләр белән генә аңлатып булмый. Бу искиткеч гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә кирәк. Шул уңайдан 13 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Көзге урман”- фото-бәйге үткәрделәр. Бу бәйгедә укучылар һәм яшьләр бик теләп катнаштылар.
Бу бәйрәм - гаилә һәм аның традицияләре сакланган авылда яшәүче һәм хезмәт сөеп эшләүче хатын-кызлар бәйрәме. 12 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә, «Авыл хатын кызлары – илебез йолдызлары» дип исемләнгән тематик кичә әзерләделәр. Очрашу кунаклары авылыбызның төрле яшьтәге хатын-кызлары иде. Кичә барышында хатын-кызлар өчен котлаулар, җырлар, матур шигырьләр яңгырады. Алып баручылар "Ризыкны таны", "Хатын-кызлар тылсымы", "Мәкальне дәвам ит", "Таркалган сүзләр"-хәрефләрдән сүзләр төзү уеннарын үткәрделәр. Укучылар игътибарына "Милли ашларыбыз - өстәл бизәге" исемле китап-журналлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кояшны хәтерләткән зур түгәрәк дөге бәлеше – бәйрәм табынының төп ризыкларыннан берсе иде. Ул ана сөте сыман туклыклы, туган телебез кебек татлы да! Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.