13 октябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары Ветеринария университеты галимнәре белән очрашуда булып кайттылар. Семинар “Балаларның һәм яшьләрнең тормышта үз юлын табуы һәм һөнәри юнәлеше”дигән тема астында үтте. Укучылар очрашуда үзләренә кирәкле бик күп мәгълүмат алдылар.
13 октябрь көнне әлеге акциягә Урта Мишә авылы китапханәсе дә кушылды. Китап укучылар өчен “Лермонтовның даһилыгы мәңгелек” дип исемләнгән әдәби укулар үткәрелде, китап күргәзмәсе тәгъдим ителде. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторинада катнаштылар, аның «Парус», «Туча», «Кавказ», «Родина», «Осень» һ.б. шигырьләрен укыдылар.
Киңәшмәдә "Россия Федерациясе Милли гвардиясенең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсе" Федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы – Саба районы буенча үзәкләштерелгән сак пункты башлыгы, полиция майоры Сафиуллин Дамир Флюрович катнашты, ул район мәктәпләрендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык мәсьәләләрен яктыртты. Шулай ук МКУ «Мәгариф бүлеге» нең тәрбия эшләре буенча урынбасары Вахитова М. Г. һәм тәрбия эше буенча методист Ахматвалиева Г. Ф. чыгыш ясады.
12 октябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл фельдшеры белән берлектә балалар өчен “Киләчәгең турында уйла” темасына әңгәмә оештырдылар. Фельдшер Галәвиева Рәсулә Ислам кызы баларга сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирде, сәламәтлек өчен нәрсәнең файда, ә нәрсәнең зыян китерүе турында аңлатты. Дөрес туклану, дөрес режим белән яшәү, спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрүнең сәламәтлек өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Соңыннан балалар сорауларга җавап бирделәр.
Бүген Шәдке балалар бакчасы балаларына, тәрбияче апалары "табышмаклар сандыгы" дип исемләнгән тематик чара үткәрде. Балалар көзге темага багышланган табышмакларга җавап бирергә өйрәнделәр, шулай ук алар "бакчадан уңыш алып кайт"дигән хәрәкәтле уен уйнадылар.
Аны октябрьнең өченче якшәмбесендә, ягъни 2022 елның 16 октябрендә бәйрәм итәргә әзерлиләр. Әлеге бәйрәм алдыннан Теләче 3-нче номерлы балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр әтиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләр әзерләделәр. Яраткан әтиең өчен иң яхшы бүләк үз кулы белән ясалган бит.
Китап ул – кешеләр уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,- дип язган татар язучысы Ибраһим Гази. Китап - тормышта иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә, кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Бүген Баландыш төп мәктәбендә укучылар үзидарәсенең чисталык комиссиясе членнары укучыларның дәреслекләре торышын тикшерде. Кимчелекләр күрсәтелеп, аларны бетерергә кирәклек искәртелде.Дәреслекләрне саклап тоту кагыйдәләре кабатланып , нәтиҗәләр ясалды. Китапларны саклап тоту- ул барыбызның да изге бурычы.
Олы Нырсы авыл китапханәсендә Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан “Коррупциягә юк!” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үз эшләрендә коррупция турында аңлауларын һәм аңа карата мөнәсәбәтләрен күрсәтергә тырыштылар. Ахырда нәтиҗә чыгардылар. Иң яхшы рәсем - Хитматова Айзиләнеке булып чыкты.
Татарстан Республикасында Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе көне 922 елның 21 мае дип исәпләнә. Ислам динен кабул итү нәтиҗәсендә кешеләрнең әйләнә-тирә җиһанга, халык һәм хакимият арасында үзара мөнәсәбәтләргә карата күп кенә мәсьәләләрдә карашлары үзгәрә. Бу чыннан да бик зур вакыйга, тарих өчен һәм татарларның, шулай ук бөтен Россиянең хәзерге хәле өчен аның әһәмиятен ахыргача бәяләү кыен. Идел буе Болгар дәүләте халкы тарафыннан ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Кашапова Әдилә и Хусаинова Ләйсән Россия шәһәрләре буенча виртуаль экскурсия үткәрделәр. Виртуаль экскурсия балаларда патриотизм, туган шәһәр тарихы, традицияләре белән кызыксыну формалаштырырга гражданлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Әлеге дәрестә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар бик теләп катнашты.
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә үсеп килүче буында патриотлык һәм интернационализм хисе тәрбияләү максатыннан, «Тынычлык күгәрчене» Бөтендөнья акциясе үткәрелде. Тынычлык тарафдарларының беренче Бөтендөнья конгрессы 1949 елда Парижда һәм Прагада уза. Бу конгресс эмблемасы Пабло Пикассо тарафыннан ясалган, анда ак күгәрченнең томшыгында зәйтүн ботаклары сурәтләнгән. Шул көннән башлап күгәрчен тынычлык символы итеп сайланган.